Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты
 Эссе

Мин  – укытучы

Хәтерлим әле мин бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим әле мин бүгенгедәй

Укытучы апам көткәнен.

С.Сөләйманова

         Хәтирәләрне яңартып, бүген кабат мәктәп елларына  хыялда гына  булса да кайтырга  булдым. Зарыгып, түземсезлек белән көтеп алган сентябрь иртәсе.   Бар кешедән алда торып, өскә  матур яңа  күлмәк киеп, ашыгып - ашыгып чыгып киткәнем бүгенгедәй  хәтеремдә.  Тәү кат могҗизалы ишекләрне үрелеп ачуым, беренче укытучым  -  Язирә Әнәс кызының  ягымлы карашы, җылы сүзләре белән каршы алуы  беркайчан да  онытылмас кебек.   Укуның беренче көннәрендә  үк  укытучым минем күз алдыма галим булып килеп басты. Аның белмәгән әйбере юк кебек иде. Һәр балага кирәкле сүз табып, авыр чакта терәк, һәммәбезне аңлаучы, яклаучы, кирәк вакытта шаян, урыны-урыны белән шелтәләүче,  “адашканда юл күрсәтүче” якты маяк булды ул безгә. Гомумән алганда, Язирә Әнәс кызы таләпчәнлеге, киң эрудицияле булуы белән безнең күңелләргә юл сала белде.

           Һәм мин аның образында  үземнең киләчәгемне күрә алдым. Һәр яклап аңарга охшарга тырышу дисезме, һәрнәрсәдә аны үрнәк итеп  күрү дисезме... Әйе. Бу -  мине укытучы һөнәренә алып килүче сәбәптер дип әйтер идем.

            Бүген мин үзем укытучы. Мин бу һөнәргә “Укытучы кем ул? Чын укытучы нинди булырга тиеш?”дигән сораулар  аша килдем. Эшләү дәверендә сорауларга җавапны үземдә табарга тырыштым. Педагогик  хезмәт юлым бик үк озын булмаса да, бераз тәҗрибә туплап өлгердем дип әйтә алам. Шушы вакыт аралыгында күпме ачышлар, күпме сынаулар, шатлыклар да, төрле мәлләр   баштан үткән.  

          Минем ни өчен  шундый авыр һөнәр  сайлавым белән кызыксынучылар да  юк түгел. Мин бу чакта кинәнеп, зур горурлык белән: “Балачактан үк озата килгән хыялым, яшәвемнең бөтен мәгънәсе”-дип, җавапларга ашыгам.   Әйе, чынлап та, укытучы һөнәре авыр да кебек, ләкин мин мәктәптән башка җирдә эшләвемне күз алдына китерә алмыйм. Балаларны,  эшеңне, мәктәбеңне яратсаң,  хезмәт авырлыкларына   игътибарыңны юнәлтмисең, әлбәттә.

        Бүгенге көндә мине үз иткән, миңа ярдәмгә килергә әзер торган  хезмәттәшләрем, яраткан,  һәр дәресемне көтеп алган укучыларым, уңышларыма сөенеп, эшкә дәрт биреп торучы гаиләм бар.  Мин педагогик эшчәнлегемнең тәү көненнән үк укучыларым белән уртак тел  табарга, тиешле контактлар булдырырга  тырыштым. Туган тел укытучысы буларак,  буыннан – буынга күчеп килгән заман теленең нечкәлекләренә генә төшендереп калмыйча, баланың рухи дөньясын, әхлакый сыйфатларын үстерү, камилләштерү юнәлешендә  эшләүгә дә өстенлек бирәм. Укучымда туган теленә, халкына, туган җиренә сөю тәрбияләүне максат итеп куйдым. Баланың туган телендә аралашуын ишетү дә минем җаныма рәхәтлек бирә. Ана телен, Тукай телен үз  итүенә  чиксез шатланам!  “Сүнмәс сөю дәрте уятамын, укучымда туган теленә”- дип, горурланам. 

          Миңа шунысы  билгеле: укытучы  шәхесе   төрле сынаулар алдында тора. Һәм ул, укучылары алдында югалып калмас өчен,  үзенең белем сыйфатын үстерү өстендә  берөзлексез  эшләргә, яңалыклар белән  алга атларга  тиеш. Бүген без яңадан – яңа ачышлар, зур үзгәрешләр кичергән  чорда яшибез. Әйткәндәй,  укытучы шәхесенә карата куелган таләпләр дә арта бара.  Бездән тормыш һәр яклап та иҗади үсешкән шәхесләр  көтә. Шунысы ачык:  шәхесне бары шәхес кенә тәрбияли ала. 

         Укытучы!  Синең эшең  кечкенә дә, зур да. Кечкенә, чөнки  башкарган  эшең – тирәндә, төпкелдә. Ул беркемгә дә күренеп бармый. Зур, чөнки укытучы тормыштагы иң авыр йөкне – бала язмышын күтәреп тора. Бу үз чиратында укытучы  эшенең  нинди җаваплы икәнен  дәлилли. Укытучы шәхесенә хас булган  сыйфатлар турында кешелек гомер-гомергә уйланган. Минемчә, укытучыда   бар кешелек сыйфатлары да булырга тиеш,  шунда гына син үзеңне чын укытучы итеп тоя аласың.  Укытучы һөнәре – мәңгелек!   

Воскресенье, 15.12.2019, 04:46
Сезне тәбриклим Гость
Төп | Теркәлү | Керү
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Безнең сорау алу
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 1459
Сайтның дуслары
  • Рәсми бүлек
  • uCoz берләшмәсе
  • Еш бирелгән сораулар тәртибе
  • uCoz өчен кулланма
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты © 2019
    uCoz
    Бу сәхифәдә кулланылган материаллар бары да авторлык хокукына ия, әгәр дә сез кулланырга теләсәгез, авторын күрсәтергә тиешсез (Закон РФ от 09.07.1993 № 5351-1 (ред. от 20.07.2004) "Об авторском праве и смежных правах")