Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты
 Сыйныфтан тыш чаралар

Минем методик табышларым:

1. "Бәхет акчадамы?"

2. Утлы еллар кайтавазы...

 

"Шушы яктан, шушы төбәктән без" (Шагыйрә Халисә Мөхәмәдиева белән очрашу)

  ФОН. “Кушкүлем” -   Шакиров Азамат, 5в

 

1 нче укучы.    Исәнмесез, хөрмәтле   тамашачылар!

      Бүгенге кунакларыбыз: шагыйрә, журналист Халисә Мөхәммәдиева  һәм “Кызыл таң” республика  гәзитенең баш мөхәррир урынбасары,  журналист, безгә күптән таныш  Резеда Рәис кызы Нуртдинова.

      Халисә Мөхәммәдиева — Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, бу исемне республика тарихында икенче булып алган. “Милләтара татулык” республика конкурсында беренче һәм икенче урыннар яулаучы билгеле шәхес.

2 нче укучы.   Якташ шагыйрәбез Халисә Мөхәммәдиева озак еллар дәвамында “Рәйхан” исемле телевизион тапшыру алып барды. Республикабызның һәр районыннан күренекле, иҗади шәхесләр кунак була иде аның тапшыруында. Ә безне бүген     әдибәнең  үзе   белән кызыклы   очрашу көтә.   

 Слайд 2. “ Туган як”  

1 нче укучы.   Туган як ул гүзәл табигате белән генә түгел, ә якты күңелле кешеләре, кабатланмас талантлары белән дә матур. Ул талант ияләре җырчымы ул, шагыйрьме ул, язучымы, галимме, кем генә булса да , туган якның горурлыгы. Чөнки туган як, туган авыл, туып-үскән йорт, туган як табигате һәркемне шәхес итеп формалаштыруда бәя биреп бетергесез әһәмияткә ия.

 2 нче укучы.     Халисә Мөхәммәдиева –үзенең кабатланмас сюжетлары белән миллионлаган тамашачыларны әсир итүче журналист. Х.Мөхәммәдиева иҗатында төп темаларның берсе – туган як темасы.     Туган җир, туган туфрак... Аңа булган тойгыларны һәр язучы үзенчә әйтә, җырлый. Х.Мөхәммәдиева да   Башкортстан табигатен  поэтик образга әйләндергән әдибә.. Без аны бер дә шикләнмичә, туган ягын ярата торган шагыйрә дип әйтә алабыз.

 ФОН. “Урман кызы” шигыре. Габитова Гөлшат, 5а

Слайд 3.   “Күңелле балачак” 

1 нче укучы.    Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева    Нуриман  районының  иң гүзәл төбәгендә  -Кушкүл авылында туган . “Бу авыл зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә”, дияргә мөмкиндер аның турында. Кушкүлдә бүген барлыгы бер дистәгә якын гына йорт калган, кызганычка, ул бетеп килә.

2 нче укучы.   “Мин 19 июньдә туганмын, ә паспортта ялгыш июль дип язганнар. Шуңа күрә туган көнемне хаклы рәвештә ай буе бәйрәм итәм”, — ди    күптән түгел  түгәрәк юбилеен билгеләүче Халисә Мәсгуть кызы.

     Туган якка, шигърияткә кайнар мәхәббәт хисләрен аның нечкә күңелендә әтисе Мәсгуть абый, әнисе Әминә апа тәрбияләгән. Әтисе заманында гармунчы, оста җырчы булган, күп мәкальләр белгән. 

                ФОН.    1. “Суган” –Мөхтәсимрв  Нурислам, 2а,

                               2.“Зур чиләк” – Килдеярова Әдилә, 2а,

                     3.”Әллә йоклатыргамы?” –   Абдурахманова Виктория, 4а,

                               4.”Яңгырда” –Валиуллина Илиза, 4б.,

                                5.“Уенчыкларым”- Чанышева Алина, 5а

 

1 нче укучы.  Шагыйрә кечкенәдән сизгер күңелле, ныкышмаллы, тырыш булып үсә. Байгилде урта мәктәбен алтын медальгә, Башкорт дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый.Университетта биш ел дәвамында тик яхшы билгеләренә укый, группаның старостасы була, “Акчарлаклар” әдәби –иҗат түгәрәгенә йөри. Шигырьләре стена газетасында, тора-бар “Яшь көчләр” альманахында, “Татарстан яшьләре”, “Кызыл таң” гәзите битләрендә, “Башкортостан кызы” журналында басыла. Университетны тәмамлагач, Туймазы шәһәрендә “Ленин юлы” гәзите редакциясендә эшли, “Алтын башак” исемле әдәби  - сәнгать түгәрәген җитәкли, урындагы радиодан тапшырулар да оештыра.

2 нче укучы.   “ 5нче курста укыганда, деканатка чакырдылар да, Туймазы шәһәренең район гәзитеннән кешеләр килгән, сине тәкъдим иттек диделәр. Укуымны тәмамлап, шунда киттем. Хатлар бүлегендә әдәби хезмәткәр булдым. Аннары мине дубляж буенча редактор урынбасары итеп күчерделәр, гәзитнең татар өлешен чыгара, гәзит каршындагы “Алтын башак” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә башладым. Монда эшләгән 8 ел ныгыну, тернәкләнү еллары булды. Гәзит ике телдә нәшер ителгәнгә, тәрҗемә эшенә дә өйрәндем. Шушы елларда гел шигърият, әдәбият белән мавыктым. Башлап язучылар белән эшләү бик кызыклы иде”,- дип искә ала Халисә апа шәһәребездә эшләгән елларын.

ФОН.  “Ир-атка” шигыре. Бадретдинова Дилара, 10 кл.

 Слайд 4 “ Әниләрнең күзләре”

1 нче укучы.  Әнкәй!

Ничек кирәксең син бүген миңа!

Назың белән,

Татлы сүзең белән!

Синсез миңа ничек кыенлыгын

Бары үзем, үзем генә беләм.

 

2 нче укучы.  Халисә Мөхәммәдиеваның әнисе озак кына авырудан җәфалангач, кышның соңгы көнендә, балаларының кулында җан бирә. Аны караганда, бергә сөйләшкәндә, Халисә апа әнисеннән күп сабак ала, күп киңәшләр ишетә. Бу югалтуны ул бик авыр кичерә һәм мондый юллар яза:

“Кышлар белән хушлашасы иде,

Әнкәй, синең белән хушлаштым.

Иртәгә яз иде,

Ә син киттең,

Тик еларга гына кушмадың...”

 

ҖЫР. “Кичерегез, якын затлар” җыры Наил Шәймарданов көе, Х.Мөхәммәдиева сүзләре. Ганнева Рената, 10 кл

          

 Слайд 5.        “ Икмәк исе”

1 нче укучы.  Туган йортта пешкән икмәк!

Ашаган юк инде күптән!

Басулардан өстәлләргә

Калач булып ятканчы ул

Күпме куллар аша үткән.

 

2нче укучы.   ИКМӘК! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрҗән сарайлар да – берсе дә аңа тиңләшә алмый.   Син  беләсеңме, Диләрә, җир йөзендә икмәк ничек барлыкка килгән? Кешеләргә иң беренче икмәк булып гадәти чикләвек һәм имән чикләвеге хезмәт иткән. Башта аны чылатып ашаганнар, соңыннан киптереп тартканнар да ботка һәм коймак пешергәннәр. Тора-бара кешеләр иген үстерергә өйрәнгәннәр.

1 нче укучы.   Булат!  Минем өчен  икмәк - ул бәхет, муллык билгесе. Менә шуңа күрә яңа тормыш коручы парларны, иң кадерле кунакларны бездә ипи-тоз белән каршы алалар.   Ә Халисә Мөхәммәдиева икмәкне нәрсәләр белән чагыштырып сурәтли  икән?

 ФОН.“Икмәк” шигыре. Имамутдинова Элина , 10 кл

 

 Слайд 6.   Халисә Мөхәммәдиева  - журналист  

2 нче укучы.Халисә Мәсгуть кызының бәхетенә, аның “Алтын башак” әгъзасы буларак чыгыш ясавын шул ук 1986 елда  Башкорт АССРы Министрлар Советы каршындагы телевидение һәм радиотапшырулары буенча дәүләт комитеты рәисе итеп   билгеләнгән  Денис Бүләков ишетеп кала һәм аны өметле дип табып, телевидениега эшкә чакыра.

 1 нче укучы: Монда ул җәмәгате Марсэн Мөхәммәдиев белән таныша һәм аның белән берлектә бихисап кабатланмас  фильмнар  иҗат итә. 1988 нче елда  Х.Мөхәммәдиева Яңавыл районында яшәп иҗат итүче шагыйрә Кәүсәрия Шафикова турында “Корчагинча яшәү” дигән видеосурәтләмә күрсәтә. Бу фильм бөтен кешенең күңелләрен тетрәндерә.

2 нче укучы: 1997 нче елда Башкортстан татарлар съездыннан соң уйланулар формасында режиссер Әнвәр Нурмөхәммәтов, оператор Марсэн Мөхәммәдиев белән берлектә “Иделдән Уралга табан” исмеле видеофильм иҗат итә.

1 нче укучы: 2003 елда Русиядә беренче булып  Чехословакия Герое, якташыбыз Даян Баян улы Мурзин хакында “Кара генерал” дип аталган телевизион –документаль фильм эшли. Бу фильм зур популярлык яулый. 

2 нче укучы:  : Халисә Мөхәммәдиева  шигырьләрендә философиягә дә бирелә, аның лирик геройлары тормыш турында уйлана.    Шагыйрә үз иҗатына илһамны үзе туган туфрактан, эчкән суларыннан ала. Туган авылының фирүзә күк йөзе, талгын җилләре, ай нурына коенган төннәре, сихри таңнары аны иҗатка илһамландыра. 

 

 ФОН.“ Гомер поезды” шигыре. Котлыева Алсу. 11 кл.

 

1 нче укучы: Халисә апаның шигъри һәм әдәби геройлары арасында   Башкортстаныбызның  бизәге булырлык мәшһүр кешеләр дә, гади якыннары да,гыйбрәтле тормыш юлы үтүчеләр дә, фаҗигале язмышка юлыгып , якты дөньядан китеп баручылар да бар.

 

Композитор Нурия Вахитованың,  Халисә Мөхәммәдиева  сүзләренә язылган “Кил дә җит син сагынгач” җыры .    Равилова  Лиана, 6а кл.

 

 

2 нче укучы.  Ә хәзер Халисә апаны сәхнәгә чакырабыз. Җиңел булмаган журналист хезмәтегез,  шигъриятегез турында уртаклашсагыз иде.

 

Сөйләшү

Сораулар:

1 нче укучы: Телевидениегә ничек килүегез турында сөйләп китсәгез иде.

2 нче укучы: Тележурналист буларак  әзерләгән иң беренче тапшыру хәтерегездәме?

1 нче укучы: Ә менә иң дулкынландыргыч тапшыруыгыз?

2 нче укучы: Тамашачы белән тыгыз бәйләнеш булдыурга, уртак тел табуга ничегрәк ирештегез, сер булмаса?

1 нче укучы: “Рәйхан” тапшыруында   чыгыш  ясап, олы тормышка аяк баскан     нинди билгеле шәхесләрне әйтә аласыз?

2 нче укучы:  Иҗатташ дустыгыз, тормыш юлдашыгыз Марсэн Мөхәммәдиев белән очрашуыгызны искә алыйк.

2 нче укучы: Җурналист эше үзенә күрә иҗат бит ул.    Бу өлкәне сайлаучыларга нинди киңәшләр бирерсез?

1 нче укучы:  Беләбез, бүген сез “Кара генерал”  исемле  документаль фильм  алып килгәнсез. Бу видеотасма  турында берничә сүз әйтеп, тамашачыларыбызга тәкъдим  итәрсәгез иде. Соңыннан алар үз фикерләрен әйтер.

Документаль фильмга презентация (20-25 минут)

1 нче укучы.    Ә хәзер сүзне  Туймазы шәһәре 1 нсе санлы интернат-мәктәбенең директоры мөхтәрәм  Салават Гайса улы Әхмәтовка бирәбез.

2 нче укучы.   Халисә Мөхәммәдиева иҗатына гашыйк булмаган , аны белмәгән кеше бармы икән? Аның исеме нурлы   илебезгә  тагын бер ямь өсти. Аның шигырьләре олы тәрбия мәктәбе булып тора.

1 нче укучы.  Гади булмаган   очрашуыбыз  Халисә апаның тормыш һәм иҗатына багышланды.  Аның ничек килеп чыкканлыгы турында тамашачылар әйтер. Шулай итеп, без  бүген    Халисә  Мөхәммәдиеваның    гомер китабының чираттагы сәхифәсен ачтык.   Укучыларыбызга  биргән фәһемле киңәшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләсе очрашканга тиклем хушыгыз!

Воскресенье, 15.12.2019, 04:48
Сезне тәбриклим Гость
Төп | Теркәлү | Керү
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Безнең сорау алу
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 1459
Сайтның дуслары
  • Рәсми бүлек
  • uCoz берләшмәсе
  • Еш бирелгән сораулар тәртибе
  • uCoz өчен кулланма
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты © 2019
    uCoz
    Бу сәхифәдә кулланылган материаллар бары да авторлык хокукына ия, әгәр дә сез кулланырга теләсәгез, авторын күрсәтергә тиешсез (Закон РФ от 09.07.1993 № 5351-1 (ред. от 20.07.2004) "Об авторском праве и смежных правах")