Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты
 Татар теле һәм әдәбияты кабинеты

Татар теле һәм әдәбияты кабинетының визит карточкасы

I.Эшчәнлекнең максаты:

1)татар теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү;

2) укучыларның кызыксынып укуларына ирешү;

3) укучыны тормышка хәзерләү, хезмәткә омтылыш тәрбияләү, әдәби текстларны өйрәнү, әдәби образларның уңай сыйфатларына, эшчәнлегенә бәя бирү, ягъ­ни белем бирү белән эстетик сиземләүне бер процесста алып бару.

 

II.Татар теле һәм әдәбияты кабинетының бурычлары:

1 Яңа фәнни, методик һәм матур әдәбиятны пропагандалау; норматив документларны өйрәнү һәм анализлау; яңа педагогик технологияләр куллану.

2. “Профильле укыту”, “Бердәм республика имтиханнары”, “Милли төбәк компоненты”, “Сәламәтлеккә нигезләнеп укыту”, “Интерактив технологияләр куллану” проблемалары өстендә эшләү.

3. Мәктәп яисә район күләме уздыра торган экспериментларда катнашу.

 

III. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре:

     Мәгълүм булганча, кешенең иң беренче эстетик зәвыгы хезмәт  башкарудан, үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән әйбер­ләрнең камилләштерешүе, шуларның матурлыгын күреп соклану, шатлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Борынгы заманнан башлап, хәзерге көнгәчә кешенең эстетик зәвыгы хезмәт белән бәйләнгән, аны - хезмәттән аерып карап булмый. Бу хакыйкатьне халык авыз иҗаты: әсәрләренең һәм әдәбиятның барлык жанрларында очратып була. Тел һәм әдәбият укыту дәвамында шул күренешләр укучыларга текст өстен­дә эшләү, иҗади характердагы мөстәкыйль биремнәр башкару ярдә­мендә бирелергә тиеш.

  1. Төрле жанрдагы әсәрләрне укучыларның дөрес орфоэпия бе­лән сәнгатьле укуларына ирешү. Класста, өйдә уку, йөгерек, кычкы­рып, эчтән уку, рольләргә бүлеп уку. Грамматик кагыйдәләргә ни­гезләнеп интонацияне камилләштерү күнегүләре үткәрү. Проза, поэ­зия, драма жанрындагы әсәрләрнең үзенчәлекле якларын төсмерләүгә юнәлеш бирү.

  2. Текст өстендә эш. Әдәби әсәрнең теле, стиле, сурәтләү чара­лары, язучылар кулланган күчерелмә мәгънәле сүзләрнең, сүзтезмәләрнең идея йөкләмәләрен, асыл мәгънәләрен тикшерү буенча төрле характердагы иҗади эшләр.

  3. Язучылар турында истәлекләр, биографик белешмәләр(уку­чыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларны кызыксын­дырырдай мәсьәләләр турында сүз бара), алар иҗат иткән әсәрләр­нең язылу тарихы.

  4. Тел һәм әдәбият  теориясе материалларын өйрәтү.Шуларны класста, класстан тыш һәм өстәмә уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр җирлегендә ныгыту, бу мәсьәләгә карата мөстәкыйль биремнәр, күнегүләрне системалыүткәрү. Образ, тема, идея, сюжет, композиция турындагы төшенчәне конкрет әдәби әсәрләр мисалында тирәнәйтү.

  5. Укучыларның язма һәм сөйләм телен үстерү күнекмәләре.

  6. Мөстәкыйль рәвештә өстәмә материаллар укырга, сүзлекләрдән, альбом, таблица, балалар  энциклопедиясеннән  файдаланырга өйрәтү.

    7. Матбугат, техник чаралар, интернет ярдәмендә әдәбият укытуны камилләштерү, урыны туры килгәндә, тормыш белән бәйләү.

     8. Укучыларның сәнгать төрләре белән кызыксыну дәрәҗәсен һәм сәләтен исәпкә алу,  теге яисә бу бала шәхесен өйрәнеп, аңа юнәлеш бирү. Дәрестә алган мәгълүматларны сыйныфтан тыш үткәрелә торган күп төрле чараларда, түгәрәк занятиеләрендә камилләштерү. Үзешчән художниклар, җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталарының талантын үстерү.

    9.Тел һәм әдәбият укыту һәм дәресләрнең аерылгысыз дәвамы булган сыйныфтан тыш башкарыла торган күп төрле чаралар үткәргәндә  яшь буында әхлак сыйфатлары,  патриотизм, Ватанга һәм үз халкыңа ахырына кадәр турылыклы булу, идея ныклы­гы, рухи байлык, хезмәткә һәм хезмәт кешесенә тирән ихтирам тәрбияләү.

     

    IV. Эшчәнлекнең эчтәлеге һәм эш тәртибе:

  7. методик һәм кулланма материалны туплауны системалы алып бару;

  8. алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан, мәктәп, район һәм республика күләмендәсеминарларуздыру, вакытлы матбугат битләрендә чыгыш ясау;

  9. папкалар, күрсәтмә материаллар, электрон кулланмалар, дәреслекләр, җиһазларны саклау;

  10. сәләтле балалар белән эш алып бару:

  11. укучыларны олимпиадалар, конкурслар, конференцияләргә әзерләү;

  12. методик берләшмә утырышлары үткәрү.

   

Татар теле һәм әдәбияты кабинеты ул - укытуның фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучылар һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге. Укытучының һәм укучыларның эшчәнлеге өчен кирәк булган барлык төп һәм ярдәмче әсбапларның бер кабинетка туплануы дәреснең төзелешенә, укучыларның мөстәкыйль, укытучының иҗади эшенә уңай тәэсир ясый.

Татар теле һәм әдәбияты кабинеты алдында түбәндәге бурычлар тора:

  • гомуми белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү барышында татар теле һәм әдәбияты укытучысына ярдәм итү;

  • белем бирү процессына заманча педагогик һәм  информацион технологияләрне кертү;

  • татар теленнән Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен материал туплау, кодификатор һәм бәяләү критерийларын әзерләү;

  • белем стандартларына бәйле рәвештә, татар теленнән һәм әдәбиятыннан укучыларның белеменә, осталыгына һәм күнекмәләренә контроль диагностика һәм мониторинг системасын формалаштыру;

  • мәктәп, район, республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм практикага кертү;

  • татар теленнән һәм әдәбиятыннан профильле белем бирүнең эчтәлеген һәм төзелешен камилләштерү;

  • фән буенча яңа чыккан фәнни-теоретик һәм методик әдәбиятны пропагандалау.

 

Воскресенье, 15.12.2019, 04:45
Сезне тәбриклим Гость
Төп | Теркәлү | Керү
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Безнең сорау алу
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 1459
Сайтның дуслары
  • Рәсми бүлек
  • uCoz берләшмәсе
  • Еш бирелгән сораулар тәртибе
  • uCoz өчен кулланма
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты © 2019
    uCoz
    Бу сәхифәдә кулланылган материаллар бары да авторлык хокукына ия, әгәр дә сез кулланырга теләсәгез, авторын күрсәтергә тиешсез (Закон РФ от 09.07.1993 № 5351-1 (ред. от 20.07.2004) "Об авторском праве и смежных правах")