Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты
 Театр

ТЕАТРГА БӨТЕН МӘКТӘП БЕЛӘН                      

                    

                                                       Театр яктылыкка — нурга илтә,
                                                        Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
                                                            Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул;
                                                                Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

Г. Тукай, 1906 ел

            6 ноябрь көнне Туймазы дәүләт татар драма театры бинасында  куанычлы  тарихи бер вакыйга булып үтте.  Нәрсә ул, дисезме? Бөек Тукай сүзләренә тугры булып,һәм  Башкортостан Республикасында игълан ителгән мәдәният елы кысаларында без, Туймазы шәһәре 1 нче санлы интернат-мәктәбе укучылары, укытучылары, ата-аналары,  Ибраһим Абдуллинның  “Тиле яшьлек” әсәре буенча театр коллективы тарафыннан     әзерләнгән спектакль карадык.  

            Мәктәп һәм театр... Бу төшенчәләрне нәрсә берләштерә? Без, укытучылар, үз чиратыбызда, туган илен яратучы, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын, халкыбызның үткәнен һәм киләчәген белүче шәхес тәрбияләргә тырышабыз, мәңгелек төшенчәләр, матурлык турында сөйләшәбез. Ә театр  шул матурлыкны, нәфислекне тоя белергә, сәнгать дөньясын яратырга өйрәтә, эстетик зәвык тәрбияли.

          Туймазы шәһәре 1 нче санлы интернат-мәктәбе укыту-тәрбия эшендә  традицияләргә тугры кала. Сәнгать кешеләре, каләм осталары, күренекле артистлар белән мәктәптә  очрашулар  бик еш булып тора. Болар барысы да яшь буынны әхлакый, рухи нигезләребезгә якынайту, тәрбияле, әдәпле кешеләр итеп тәрбияләү өчен эшләнә.  Нәрсә дисәң дә, бөтен мәктәп белән театр иленә сәяхәт ясадык бит! Мәктәбебездә барган күпсанлы тәрбияви чараларның иҗади нәтиҗәсе иде бу.

               Тамаша залы тиз арада балалар, өлкәннәр белән шыгрым тулды.   Барысы да пәрдәләр ачылганын түземсезлек белән көтте. Менә ниһаять, моңлы милли көйләребезгә кушылып, хисле манзара башланды. Яшь тамашачыны дулкынландырган, гаҗәпләндергән вакыйгалар чылбыры  сузыллды. Вакыт сизелми дә үтеп китте. Артистларның оста уйнавы, образларга тирән үтеп кереп, тормышчан итеп тамашачыга китереп бирүләре таң калдырды.  Спектакль башланыр алдыннан килеп туган икеләнү хисләре күңелләребезне биләп алса да, кичәнең ахырында  бу уйларыбыз да юкка чыкты.

     Укучылар театр артистларына сораулар да әзерләгән иде. Аларны 11 нче сыйныф укучысы Алсу Гафурова җиткерде. Җылы, ихлас җаваплар яңгырады. Балалар зур рәхмәтләр әйтте. Барлык тамашачылар исеменнән   Туймазы 1 нче интернат-мәктәбе  директоры  Салават Гайса улы Әхмәтов чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтте, театр коллективына иҗади уңышлар теләде. Һәр артистка чәчәкләр шәлкеме бүләк ителде. Күңелләрдә кабатланмас тәэсир калдырган талантлы артистларны тамашачылар озак сәхнә түреннән җибәрмәде. Алкышлады да алкышлады. Укучыларның йөзендә канәгатьлек иде. Авыр, әмма изге сынау үзен аклады. Укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да хисләнеп, рәхәтләнеп ял итте бу кичне!

         Кайчандыр бөек шәхес тормышны сәхнә, ә безне анда уйнаучы актёрлар белән чагыштырган. Тирән уйларга салырлык фикер бу. Әйе, яшәешебезне, кешеләрне күзәтә килсәң, бу чагыштыруның тормышчанлыгына ышанасың. Шулай да сәхнә тормышы бераз башкачарак, минемчә. Билгеле, анда да шул ук кеше язмышлары, уй-кичерешләре, тормышы тасвирлана. Образны тудыру гына аз әле. Аны тамашачыга җиткерә дә белергә кирәктер. Шул ягы белән театр ниндидер сихри дә,  илаһи  да бер көчкә ия.  Районыбыз һәм шәһәребезнең йөзек кашы булган Туймазы дәүләт татар драма театры безне тагын бер тапкыр инандырды. Укучыларыбызда бөек сәнгатькә карата тирән мәхәббәт, ихтирам хисе тудырды.  

     Кичәдән соң укучыларымның берсе белән кайтырга туры килде. Машина моторы гүләве аралаш юлдашымның тирән сулап куйганы игътибарымны җәлеп итте. Рәхәтләнеп сөйләшергә яраткан кыз бу юлы бер сүз дә эндәшми, әкрен генә бара. Түзмичә: “Нәрсә булды?”- дип сорадым. “Зөлкәрнәйне кызганам, нигә Сандугач белән калмадылар икән?  Әллә ничек, елыйсы килеп китте хәтта. Сездә бу китап бармы? Тагын бер кат укыр идем”,- диде. Бу сүзләрне ишеткәч, күңелгә әллә нинди җылы йөгергәндәй булды.  Димәк, вакыт заяга үтмәгән, баланың күңелендә тирән эз калдырган, уйларга мәҗбүр иткән! Ә монысы- иң мөһиме! Тирә-яктагы вакыйгаларга битараф булмаган, үз телен, мәдәниятен белгән, яраткан кеше генә туган җирен сөя белә. Ә без, укытучылар, изге эшебез бушка китмәгәнлеге,  тәрбиябез күркәм җимеш бирүенә чын күңелебездән шатландык.

      Җәмгыятебез рухи ачлык кичергәндә, бу чара аеруча зур әһәмияткә ия.  Шул форсаттан безнең балалар уңды.    Шәһәребездә мондый мәдәният учагы булуы белән без бәхетле. Ә инде Туймазы дәүләт татар драма театры артистларына балаларыбызны бөек сәнгатькә тагын да якынайтканнары өчен зур рәхмәтлебез!

 

 Зинфира Нурисламова, Туймазы шәһәре 1 нче санлы

 интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Воскресенье, 15.12.2019, 04:46
Сезне тәбриклим Гость
Төп | Теркәлү | Керү
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Безнең сорау алу
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 1459
Сайтның дуслары
  • Рәсми бүлек
  • uCoz берләшмәсе
  • Еш бирелгән сораулар тәртибе
  • uCoz өчен кулланма
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты © 2019
    uCoz
    Бу сәхифәдә кулланылган материаллар бары да авторлык хокукына ия, әгәр дә сез кулланырга теләсәгез, авторын күрсәтергә тиешсез (Закон РФ от 09.07.1993 № 5351-1 (ред. от 20.07.2004) "Об авторском праве и смежных правах")