Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты
 Үзем турында

       

      Мин,  Нурисламова  Зинфира  Гәднән  кызы, Башкортстан  Республикасы Дүртөйле  районы Иске Яндыз авылында дөньяга килгәнмен.  Балачагым гүзәл  табигатьле  авылым  кочагында  үтте.

       Укытучы  булу  турында үземне белгәннән бирле хыялланганмындыр.  Әти-әниемнең тормышка карашлары, үзара татар телендә сөйләшүе дә сәбәпче булгандыр.  Мәктәп  елларында беренче укытучым Сәмәния Вәли кызының  үрнәге бу хыялымны  тормышка  ашырырга ярдәм итте.

        Мәктәпне тәмамлагач, уй-хыялларымны тормышка ашыру нияте   белән Бөре дәүләт педагогия институтына укырга кердем.

        Хезмәт юлымны Дүртөйле шәһәрендә башлап җибәрдем.  Бүгенге көндә Туймазы  шәһәре 1 нче санлы интернат-мәктәбендә туган тел дәресләрен алып барам.  Хезмәтемә  намус  белән  карап, балаларда татар теленә карата сөю хисе тәрбиялим.

        Төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Әдәби чаралар, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар оештыру да үз нәтиҗәсен бирә. Дәресләрдә заманча технологияләр кулланып, укучыларымда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә тырышам. Хезмәттәшләрем белән дә эш тәҗрибәсе  белән уртаклашам.

         Мин- бәхетле кеше! Чөнки янымда мине сөйгән, якын иткән гаиләм бар,  һәр көн иртән шатланып, ашкынып барган мәктәбем һәм иҗади укучыларым бар!

 

 Эш урыны: Башкортстан Республикасы  Туймазы шәһәре 1 нче санлы аерым фәннәрне тирәнрәк өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәп- интернаты

 Белемем: югары,  Бөре дәүләт педагогия институты,1995 ел

 Белгечлегем: татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты  укытучысы

 Вазыйфам: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Яраткан шагыйрем: Габдулла Тукай, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай

 Яраткан язучым: Әмирхан  Еники, Фоат Садриев

 Кызыксынуым: чәчәкләр үстерү, сәнгатьле уку

 

Воскресенье, 15.12.2019, 05:00
Сезне тәбриклим Гость
Төп | Теркәлү | Керү
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2019  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Безнең сорау алу
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 1459
Сайтның дуслары
  • Рәсми бүлек
  • uCoz берләшмәсе
  • Еш бирелгән сораулар тәртибе
  • uCoz өчен кулланма
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гәднән кызы сайты © 2019
    uCoz
    Бу сәхифәдә кулланылган материаллар бары да авторлык хокукына ия, әгәр дә сез кулланырга теләсәгез, авторын күрсәтергә тиешсез (Закон РФ от 09.07.1993 № 5351-1 (ред. от 20.07.2004) "Об авторском праве и смежных правах")